Debian Codegraph @

langclass/ShortTexts/tt.txt

raw
1 Кеше хокукларының гомуни декларациясе
2 Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе 1948 елның 10 декабрендә 48 тавыш белән кабул итте. Анда ситез кеше бер якка да тавыш бирмәде.
3
4 Преамбула
5 Кешелек гаиләсенең бөтен әгъзаларына хас булган тигез һәм аерылгысыз хокукларны һәм кеше дәрәҗәсен тануның гаделлек һәм гомуни тынычлыкның нигезе икәнең истә тотып,
6 кеше хокукларына кимсетеп һәм җирәнеп каруның вәхшилеккә китерүен, кешелек намусын уятуын, кешеләрнең үз карашларына һәм сүз ирегенә ия булган, куркудан, мохтаҗлыктан азат булган тормыш тозүнең кешеләрнең боск омтылышы икәнең игълан итүне истә тотып,
7 җәберләүгә һәм изслүгә каршы соңгы чара итен кеше баш күтәрергә меҗбүр булмасын өчен аның хокукларын закон коче белән саклау зарурлыгын истә тотып,
8 Кешенең төп хокукларына, шәхеснең абруена һәм кыйммәтенә, хатын кызларның һәм ирләрнең тигез хокуклылыгына, Берләшкән Милләтләр халыклары үзләренең ышанычын Уставта раславын һәм тагын да зуррак иреккә ирешеп, иҗтумагый үсешкә, тормыш шартларын яхшыртуга ярдәм итәргә ниятләвен истә тотып,
9 Берләшкен Милләтләр Оешмасы әгъзасы булган дәүләтләрнең кеше хокукларын, төп ирекләрне уртак хөрмәт итүдә һәм саклауда булышлык күрсәтүне үз бурычлары итеп алуларын истә тотып,
10 әлеге хокукларны һәм ирекләрне анлау бу йөкләмәләрне тулысынча үтәүдә бик зур әһәмияткә ия булуын истә тотып,
11 Генераль Ассамблея
12 әлеге Кеше хокукларының гомуни декларациясен бөтен дәүләтләр һәм халыклар үтәргә омтылырга тиешле бурыч сыйфатында игълан итә. Бу Декларацияне һәрвакыт күз алдында тотып, җәмгыятьнең һәр әгъзасы, һәр кеше аң-белем тарату, белем алу юлы белән бу хокукларны һәм ирекләрне хөрмәт итәргә тиеш, бу хокуклар һәм ирекләр Оешма әгъзасы булган дәүләтләр халкы һәм алар юрисдикңиясснә керә торган территорияләрдәге халыклар арасында танылып тормышка ашырылырга тиеш.
13
14 1 статья.
15 Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганарча [туганнарча] мөнәсәбәттә булырга тиешләр.
16
17 2 статья.
18 Һәр кеше үзенең милли яисә иҗтимагый чыгышына, мөлкәтенә, нинди катлаудан булуына, расасына, тән төсенә, җенесенә, теленә, диненә, сәяси яисә башка инануларына карамастан, бернинди аермасыз, Декларациядә игъдан ителгән барлык хокукларга, бөтен ирекләргә иа булырга тиеш.
19 Моннан тыш, кешенең торган җиренең мөстәкыйль яисә үзидарәсез, берәр ил карамагында булуына яисә мөстәкыйльлеге башка берәр торле чикләнүснә карамастан, иленең сәяси, халыкара, хокукый хәленә карамастан, ана бернинди дә аерымлау үткәрелергә [үткәреләргә] тиеш түгел.
20
21 3 статья.
22 Һәр кешенең тормышка, иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукы бар.
23
24 4 статья.
25 Бер кеше дә коллыкта яисә ирексез хәлдә тотылырга тиеш түгел; коллыкның һәм коллар сатуның ботен торләрс тысла.
26
27 5 статья.
28 Беркем дә газапланырга, яусыз, кешелексез яисә аның дәрәҗәсен төшерә торган мөнәсәбәткә дучар ителергә һәм җәзага тартылырга тиеш түгел.
29
30 6 статья.
31 Һәр кешенең, ул кайда гына булса да, үзенең хокук иясе икәнен танударын таләп итәргә хакы бар.
32
33 7 статья.
34 Закон алдында бөтен кешеләр лә тиң, бернинди аерымланусыз һәркемнен закон белән тигез якланырга хокукы бар. Барлык кешеләрнең дә бу Декларацияне бозучы нинди дә булса хокуклардан мәхрүм ителүдәнм шундын хокуклардан мәхрум итүгә котыртудан тигез якланырга хокуклары бар.
35
36 8 статья.
37 Конституция яки закон биргән тон хокуклардан мәхрүм ителгән очракта, һәр кешенең ул хокукларын компетентлы милли судлар аша кире кайтарылып бирелүен таләп итәргә хокукы бар.
38
39 9 статья.
40 Беркем дә нигезсез рәвештә кулга алынуга, тоткарлануга, куылуга дучар ителергә тиеш түгел.
41
42 10 статья.
43 Һәр кешенең үз хокукларын һәм бурычларын билгеләр очен һәм аны җинаять җаваплылыгына тартуның нигезле булуын ачыклар очен, туды титезлелек нигезендә үз эшенең ачык рәвештә, мөстәкыйль, гадел һәм бәйсез суд аша каралуын таләп итәргә хокукы бар.
44
45 11 статья.
46
47
48 Җинаять кылуда гаепләпүче [п..п ?] һәр кеше, аның гаебе ачык суд тикшереүе нәтиҗәсендә законлы рәвештә расланганчы гаепсез дип сапалырга хакы бар. Аңа суд тикшерүе вакытында яклану өчен бөтен шартлар тудырлырга тиеш.
49
50
51 Берәр эш эшләгән өчен, яки эшләмәгән өчен гаепләү, ул эшләрне кылу вакытында милли законнар алдында яки халыкара хокук алдында җиниаять итеп саналмаса, алар өсен бер кеше дә җавапка тартыда алмый. Беркемгә дә җинаять эшләгән өчен тиешле җәзалан да катырак җәза бирелергә тиеш түгел.
52
53
54
55 12 статья.
56 Бер кеше дә шәхси һәм гаилә тормышына, торак иминлегенә кагылуга, язышү, хәбәрләшү серенә, абруена һәм намусына нигезсез катиашуга дучар ителергә тиеш түгел. Шундый кысулардан, яисә дучар ителүләрдән һәр кешенең закон белән якланырга хокукы бар.
57
58 13 статья.
59
60
61 Һәр кешенең һәр деүләт чикләре әчендә иреклә күченең йорергә һәм үзепә тору урыны сайларга хокукы бар.
62
63
64 Һәр кешенең теләсә кайсы илне, яисә үз илен ташлап китәргә һәм үз иленә кире әйләнеп кайтырга хокукы бар.
65
66
67
68 14 статья.
69
70
71 Һәр кешенең җәберләнүдән башка илләрдә сыену урыны эзләргә һәм ул урыннан файдаланырга хакы бар.
72
73
74 Сәясәт белән бәйле булмаган җинаять кылган очракта яисе Берләшкән Милләтләр Оешмасының приниңибына, максатына каршы килә торгаң җинаять кылса, кеше бу хокуктан файдалана алмый.
75
76
77
78 15 статья.
79
80
81 Һәр кешенең гражданлыкка хокукы бар.
82
83
84 Берәү дә ирексездән үз гражданлыгыннан яисә гражданлыгын үзгәртү хокукыннан мәхрүм ителергә тиеш түгел.
85
86
87
88 16 статья.
89
90
91 Яше җитеп балигь булган ирләрнең һәм хатын-кызларның, милләтенә, диненә яисә расанына карамастан, бернинди чикләүләрсез, өйләнешүгә һәм таилә корырга хокуклары бар. Алар өйләнешкәндә дә, бергә торганда да, аерылышу вакытында да бер үк төрле хокуклардан файдаланалар.
92
93
94 Өйләнешүчсләрнең язылышуы ике якның да ирекле һәм тулы ризалыгы булганда гына тормышка ашырыла.
95
96
97 Гаилә җәмгыятьнең табигый һәм төп күзәнәге булып тора, анын җәмгыять һәм дәүләт ягыннан якланырга хокукы бар.
98
99
100
101 17 статья.
102
103
104 Һәр кеше үзе гепә дә, башка кешеләр белән бергәләп тә, малмөлкәткә ия булу хокукына ия.
105
106
107 Беркем дә үз мөлкәтеннән нигезсез мәхрүм ителергә тиеш түгел.
108
109
110
111 18 статья.
112 Һәр кешенең фикер, вөҗдан һәм дин ирегенә хокукы бар; бу хокук Аллага табынуны, йола куша торган дини тәртипләрне үгәүне эченә ала, һәр кешенең бер үзе генә яисә башкалар белән бергәлән аерым рәвештә яки ачыктан-ачык үз карашларын, үз динен алыштырырга аки тотарга хокукы бар.
113
114 19 статья.
115 Һәр кешенең ирекле фикер йөртергә һәм карашларын ирекле рәвештә әйтергә хокукы бар; бу хокукка үз карашларында урекле булу, үзенә кирәкле мәгьлүматны һеи идеяләрне эзләү, табып алу, төрле юллар белән дәүләт чикләренә бәйсез рәвештә тараты да керә.
116
117 20 статья.
118
119
120 Һәр кеше тыныч рәвештә җыелышлар һәм ассоциацияләр ирегенә хокуклы.
121
122
123 Берәү дә нинди дә булса ассоциациягә керергә мәҗбүр ителә алмий.
124
125
126
127 21 статья.
128
129
130 Һәр кешенең турыдан-туры яисә ирекле сайланган вәкилләр аша үз иле белән идарә итәргә хокукы бар.
131
132
133 Һәр кешенең үз илендә бертигез рәвештә дәүләт хезмәтенә керү хокукы бар.
134
135
136 Халык ихтыяры хөкүмәт хакимлегенең нигезе былрга тиеш; әлеге ихтыяр үзенең чагылышын үз вакытында үткерелә торган гадел сайлауларда таырга тиеш. Тавыш бирү яшерен, гомуни һәм тигез сайлаулар аша, яисә шуна тиң булган башка формаларда тәэмин ителергә тиеш.
137
138
139
140 22 статья.
141 Һәр кеше, җәмгыять әгъзасы буларак, социаль тәэмин ителүгә һәм дәүләт структурасына һәм табигый байлыкларына каран, халыкара хезмәттәшлек һәм милли тырышлыклар аша социаль, икътисади һәм мәдәни яктан үз шәхесенең ипрекле үсеше очен, дәрәҗәсе төшмәслек кирәкле ярдәмргә хокуклы.
142
143 23 статья.
144
145
146 Һәр кешенең хезмәткә, эшне ирекле рәвештә сайлап алуга, гадел һәм уңайлы эш шартларына һәм эшсезлектән якланута хокукы бар.
147
148
149 Һәр кеше, бернинди кимсетелүдәрсез, тигез эш өчен тигез хезмәт хакы алырга хокуклы.
150
151
152 Һәр хезмәт кешесе үзенә һәм гаиләсснә кешегә ласклы көн күрелек гадел һәм канәгатьләнерлек түләү алырга, кирәк очракларда өстәмә рәвештә башка чаралар белән дә социаль тәэмин ителергә хокукы.
153
154
155 Һәр кешенең һөнери берләшмәләр осштырырга һәм үзенең мәнфагатьләрен яклар өчен һөнәри берләшмәләргә керергә хокукы бар.
156
157
158
159 24 статья.
160 Һәр кеше ялга хокуклы һәм эш көнең тиешле чикләрдә кыскартуны да кертен, ел саси түләүле ял алырга, эштән буш вакытка хокукы бар.
161
162 25 статья.
163
164
165 Һәр кеше тормыш дәрәҗәсен тошермәслек булган туклануга, киемтә, торакка, медицина ярдәмснә, социаль хезмәт күрсәтелүгә, үзенә һәм гаиләсенә сәламәтлек, мул тормыш тәэмин ителүгә хокуклы. Эшсез калган очракта, авырганда, гарипләнгәндә, тол галганда, картайганда һәм башка торле үзенә бәйләнмәгән сәбәпләр белән тормыш итү чараларын югалтканда һәр кешенең тиевлә ярдәм адырга хокукы бар.
166
167
168 Ана булу һәм сабыйлык аерым тәрбиягә һәм ярдәмгә хокук бирә. Никахлы һәм никахтан тыш туган барлык балалар бердәй социаль якланганлыкка ия.
169
170
171
172 26 статья.
173
174
175 Һәр кеше белем алырга хокуклы. Бигрәк тә башлангыч һәм гомуни белем алу бушлай булырга тиеш. Башлангыч белем алу мәҗбүри булырга тиеш. Техник һәм профессиональ белем алу һәркем очен мөмкин булырга тиеш, югары белем алу һәркемнең сәләтенә карап булырга тиеш.
176
177
178 Белем алу, кеше шәхесенең үсешенә, кеше хокукларына һәм тон ирекләргә хөрмәтне арттыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Белем алу расалар, дини осшмалар һәм халыклар арасында дуслыкка, килешүчәнлеккә, сабырлыкка булышырга. Берләшкән Милләрләр Оешмасына тынычлыкны саклауда ярдәм итәргә тиеш.
179
180
181 Ата-аналар үзләренең кечкенә балаларына белем алуның төрен сайлауда остенлекле хокукка ия.
182
183
184
185 27 статья.
186
187
188 Һәр кеше җәмгыятенең мәдәни тормышында ирелке катнашырга, сынды сәнгатьтән ләззәт алырга, фәннең үсешендә катнашырга, фән биргән байлыклардан файдаланырга хокуклы.
189
190
191 Һәр кеше, автор буларак, фәнни, әдәби, сынлы сәнгать олкәсендәге хезмәте нәтиҗәләрен, үзенең әхлакый һәм матди ихтыяҗларын якларга хокуклы.
192
193
194
195 28 статья.
196 Һәр кеше бу Декларациядә язылган хокукларны һәм ирекләрне тулысынча тормышка ашырга торган халыкара һәм социаль, тәртипкә хокуклы.
197
198 29 статья.
199
200
201 Һәр кеше җемгыять алдында, үз шәхесе ирекле һәм тулы үсешкә ирешкән җемгыять алдында бурычлы.
202
203
204 Үзенең хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашырган чакта, һәр кеше демократик җәмгыятьтәге гомуни мул тормыш, социаль тәртип, гадел әхлак таләпләрен канәгатьләндерә торган хокукларга һәм ирекләргә тулы хөрмәт тәэмин итә торган законлы чикләүләргә гепә дучар ителергә момкин.
205
206
207 Бу хокукларны һәм ирекләрне тормышка ашыру Берләшкән Милләтләр Оешмасы максатларына һәм принципларына каршы килергә тиеш түгел.
208
209
210
211 30 статья.
212 Бу Декларациядәге бер нәрсә дә нинди дә булса дәүләткә, бер торкем шәхселәргә яисә аерым кешеләргә бу Декларациядә язылган хокукларны һәм ирекләрне юкка чыгарырга юл куела дип аңлатылырга тиеш түгел.
213